Бу атнада ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты транспорт чараларын сатып алу турында мәгълүмат урнаштырды. Аларны кайтару 2025 елга планлаштырылган.
Татарстанда республика архив фонды кинодокументларын цифрлаштырырга планлаштыралар. Бу максатларга 6,5 млн сум юнәлтү планлаштырыла. Сатып алулар турында мәгълүматны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты бастырып чыгарды.
ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты республика муниципалитетларын сатып алуларда нәтиҗәле катнашырга өйрәтүен дәвам итә. Бүген Буада «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ белән берлектә 9 районнан — Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Спас һәм Тәтеш муниципаль заказ бирүчеләре өчен зона семинары оештырылды.
Дәүләт Думасы Советы каравына "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 722148-8 номерлы закон проекты кертелде (икътисадка ярдәм чараларын камилләштерү өлешендә).
2024 елда сатып алуларны гамәлгә ашыру өчен дәүләт һәм муниципаль заказчыларда ике атнадан аз гына артыграк вакыт кала. Күпләр контрактларны алдан төзи, тәэмин итүчеләр Яңа ел башыннан дәүләт контрактын үтәүгә керешсен өчен. 9-13 декабрь көннәрендә ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты Бердәм мәгълүмат системасында 52,3 млн сумлык 20 сатып алу урнаштырган. Бу хакта ведомствода атналык киңәшмә барышында хәбәр иттеләр.
2024 елның 17 декабрендә Буада Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ белән берлектә муниципаль заказчылар һәм тәэмин итүчеләр өчен зона семинары үткәрәчәк. Муниципалитетлар вәкилләрен 44нче Федераль законны бозмаска һәм барысын да кагыйдәләр буенча сатып алырга өйрәтәчәкләр. Бу инде ведомство муниципаль районнарга барып үткәрә торган икенче белем бирү чарасы.
Дәүләт һәм муниципаль заказчылар 2025 елга контрактлар төзүне дәвам итәләр. Атна башыннан алып ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты Бердәм мәгълүмат системасында 50 млн сумнан артык суммага 17 сатып алу урнаштырган.
ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты «UMG WL30»фронталь төягеч сатып алу буенча электрон аукционда катнашу өчен гаризалар кабул итү турында мәгълүмат бастырды. Заказ бирүче-республиканың Саба районы Килдебәк авыл җирлеге башкарма комитеты. Контрактның башлангыч бәясе-5,9 млн сум.
2024 елның 10 декабрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 09.12.2024 № 1740 карары басылып чыкты, ул Россия Федерациясе Хөкүмәтенең сатып алуларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча кайбер актларына үзгәрешләр кертә.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 12 «LADA Vesta» җиңел автомобилен сатып алачак. Электрон аукционда катнашу өчен гаризалар кабул итү турындагы мәгълүматны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты бастырып чыгарды. Инспекция автотранспорт чараларына 23,3 млн сум тотарга әзер.