ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2026 ел
сишәмбе

2026 елның 1 июленнән 44-ФЗ номерлы законның 93 маддәсе 1 өлешенең 4 һәм 5 пунктлары буенча сатып алулар яңа реестрда — «кече сатып алулар контрактлары реестры»нда алып барыла.

Мондый контрактлар буенча мәгълүмат ЕИС рәсми сайтында бастырылмый. Алар белән эшләү өчен шәхси кабинетта керү мөмкинлеген дөрес көйләргә кирәк.

2026 елның беренче яртыеллыгында ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты гомуми суммасы 1,6 млрд сумнан артыграк булган 241 үзәкләштерелгән сатып алу уздырган. Конкурент процедуралар нәтиҗәсендә бюджет чыгымнары 5,04% ка кимеде, экономия 78,9 млн сум тәшкил итте. Бу хакта ведомствоның атналык киңәшмәсендә хәбәр иттеләр

Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты республиканың 21 дәүләт һәм муниципаль учреждениесе ихтыяҗлары өчен офис кәгазе китерүгә электрон аукцион игълан итте. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 11,7 млн сум тәшкил итә.


6
июль, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 29 июненнән 3 июленә кадәр Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты 22,2 млн сумлык сатып алулар урнаштырган.

РФ Хөкүмәте 44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча сатып алулар вакытында милли режимны җайга сала торган 1875 нче карарга үзгәрешләр кертте. Төзәтмәләр Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының чит ил товарларын сатып алуга рөхсәтләрен алу тәртибен ачыклый, шулай ук моның белән бәйле кайбер чикләүләрне төзәтә.


3
июль, 2026 ел
җомга

ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты республиканың биш һөнәри белем бирү учреждениесенә транспорт чаралары китерүгә электрон аукцион игълан итте. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 11,4 млн сум тәшкил итә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина эшләнмәләрен сатып алганда контрактның башлангыч (максималь) бәясен билгеләү тәртибен төзәтә торган боерык проектын әзерләде. Үзгәрешләр 450н номерлы боерыкны гамәлдәге законнарга туры китерәләр.

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге, республикада яшәүче 7,3 мең кешене колачлап, ике социологик тикшеренү үткәрәчәк. Контрактларның гомуми башлангыч бәясе 2,15 млн сум тәшкил итә. Процедуралар турында мәгълүмат ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан урнаштырылган.


2
июль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы өчен компьютер техникасы кайтаруга электрон аукционга йомгак ясады. Сатып алуның башлангыч бәясе 28,8 млн сум тәшкил иткән. Конкурентлык процедурасы барышында бәя 15,1 млн сумга кадәр киметелде, бюджет акчаларын экономияләү 13,7 млн сум тәшкил итте (47,5%).

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт РФ Хөкүмәтенең 2571 нче карары буенча өстәмә таләпләр белән сатып алуда катнашучылар тәҗрибәсен раслау тәртибен аңлатты. Ведомство искә төшергәнчә, катнашучы сатып алу предметы белән чагыштырырлык үтәлгән Килешүне, шулай ук карарга кушымтада каралган документларны тапшырырга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International