ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты республиканың биш һөнәри белем бирү учреждениесенә транспорт чаралары китерүгә электрон аукцион игълан итте. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 11,4 млн сум тәшкил итә.
Җиде Lada VESTA җиңел автомобиле (яисә эквиваленты) Нурлат аграр техникумына, Алексеевск аграр көллиятенә, Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллиятенә, Лениногорск политехник көллиятенә һәм Яр Чаллыдагы л.б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумына кайтарылачак.
Ташу уку йортлары адреслары буенча башкарылачак. Аукционда катнашуга гаризалар 2026 елның 10 июленә кадәр кабул ителә.