Татарстанның үзәкләштерелгән сатып алулары ярты ел эчендә бюджетка 80 млн сумга якын экономия ясады

2026 елның 7 июле, сишәмбе

2026 елның беренче яртыеллыгында ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты гомуми суммасы 1,6 млрд сумнан артыграк булган 241 үзәкләштерелгән сатып алу уздырган. Конкурент процедуралар нәтиҗәсендә бюджет чыгымнары 5,04% ка кимеде, экономия 78,9 млн сум тәшкил итте. Бу хакта ведомствоның атналык киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.

Сатып алынган товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә (алар арасында транспорт чаралары, оргтехника, компьютер техникасы, кәгазь, бензин һәм дизель ягулыгы) 1,6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Иң югары нәтиҗәлелекне иминиятләштерү хезмәтләрен сатып алулар күрсәтте, бәя 72,78% ка, компьютер техникасы 32,52% ка, җиңел сәнәгать эшләнмәләре 33,72% ка төште.

Сатып алуларның төп коралы булып электрон аукционнар кала, алар өлешенә 241 процедурадан 210 процедура туры килгән. Тагын 9 сатып алу ачык конкурс формасында, 22се котировкалар сорау юлы белән башкарылган.

«Сатып алуларны үзәкләштерү безгә заказларны зурайтырга, конкурент бәяләргә чыгарга һәм, иң мөһиме, экономияләнгән акчаларны республика бюджетына кайтарырга мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International