Татарстанның кече бизнесы дәүләт контрактлары буенча 26 млрд сум алды

2026 елның 29 июне, дүшәмбе

2026 ел башыннан кече эшмәкәрлек субъектлары Татарстанда 26 млрд сумлык 19 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль контракт төзеде. Бу хакта ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында атналык киңәшмәдә хәбәр иттеләр.

Республикада төзелгән контрактларның гомуми күләме алты айда 167,7 млрд сумга җиткән. Бюджет акчаларын экономияләү 2,5 млрд сумнан артып китте. Барлыгы 32 меңнән артык контракт төзелгән, шуларның 20 меңгә якыны – конкурент процедуралар нәтиҗәләре буенча.

Сатып алулар структурасында тәэмин итүчене билгеләү ысуллары буенча электрон аукционнар алда бара – 96,1 млрд сум (гомуми күләмнән 52,75%). Электрон формада ачык конкурсларга 69,7 млрд сум туры килә (38,26%).

Республиканың иң зур контракты-3,9 млрд сумлык автомобиль юлы төзү. Аны үтәүгә СМП саныннан 1,2 млрд сумнан артык субподрядчылар җәлеп ителгән.

"Без сатып алуларның конкурентлы ысуллары өстенлек иткәнен күрәбез. Электрон аукционнар һәм ачык конкурслар базарның 90% тан артыгын алып тора, бу ачыклыкны һәм сәламәт конкуренцияне тәэмин итә, ә кече бизнес дәүләт заказында катнашу өчен реаль мөмкинлекләр ала», – дип ассызыклады ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International