Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты республика һәм муниципаль оешмалар ихтыяҗлары өчен компьютер техникасын үзәкләштерелгән сатып алуны игълан итте. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 19,9 млн сум тәшкил итә. Барлыгы 149 система блогын сатып алу планлаштырыла.
Медицина һәм мәгариф учреждениеләренә, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә, интернат-йортларга, ветеринария хезмәтләренә, мәдәният учреждениеләренә, хакимият һәм җирле үзидарә органнарына яңа җиһазлар биреләчәк. Техника Казан, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Татарстанның башка районнары учреждениеләре өчен каралган.
Электрон аукционда катнашуга гаризалар 2026 елның 22 июленә кадәр кабул ителә. Техника 2026 елның 31 декабренә кадәр кайтарылырга тиеш.
"Үзәкләштерелгән сатып алулар үткәрү бюджет чыгымнарын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә һәм процедураларның үтә күренмәлелеген тәэмин итә, бу Татарстан Республикасы Сатып алулар буенча дәүләт комитетының өстенлекле бурычларының берсе булып тора", - дип ассызыклады ведомство рәисе Марат Зиатдинов.