Бүген Казанда ТР Дәүләт сатып алулар комитетының йомгаклау коллегиясендә дәүләт сатып алуларын цифрлаштыру, импортны алмаштыру, милли проектларны гамәлгә ашыру һәм заказчылар өчен белем бирү программалары турында сөйләштеләр.
"Соңгы дүрт елда Татарстан берничә җитди тышкы чакыруга юлыкты: коронавирус пандемиясе, махсус хәрби операция үткәрүгә бәйле тиңдәшсез санкцион басым һәм, нәтиҗәдә, икътисадны үзгәртеп кору. Шуңа да карамастан, Дәүләт заказы икътисади чакырулар алдында үзенең тотрыклылыгын күрсәтте һәм кыска вакыт эчендә яңа чынбарлыкка җайлашты, шул ук вакытта дәүләт сатып алулары күләмен саклап калды», - дип мөрәҗәгать итте рәис Марат Зиатдинов.
Ул 2024 ел йомгаклары буенча сатып алуларның төп күрсәткечләренә тукталды. Узган чорда Татарстан заказчылары 166 млрд. сумлык 36 меңнән артык белдерү бастырган. Бюджет акчаларын экономияләү 4,9 млрд сумга бәяләнә. Милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында 43,3 млрд. сумлык 1 366 контракт төзелгән.
Марат Зиатдинов шулай ук 2025 ел яңалыклары турында да сөйләде. 1 гыйнвардан Милли режим унификацияләнде. Хәзер заказчылар кайбер очракларда үзебездә җитештерелгән товарларны сатып алырга тиеш, алар турында мәгълүмат Россия сәнәгате реестры сайтларында бирелгән.
"Басым Россия җитештерүчеләренә өстенлекләр бирүгә һәм илебез икътисадына ярдәм итүгә ясалды. Яңалыклар сатып алуларны гамәлгә ашыру процессын гадиләштерергә һәм чит ил товарларының катнашуын контрольдә тотуны көчәйтергә тиеш", - дип ассызыклады ведомство рәисе.
«ТР сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ генераль директоры Нияз Газиев үз чыгышында контракт идарәчеләренең һәм контракт хезмәтләре хезмәткәрләренең квалификация дәрәҗәсен билгеләп үтте. 2024 елда 46 белем бирү чарасы үткәрелде, аларда 2 меңнән артык кеше катнашты. Зона белем бирү семинарлары 2 муниципаль районда оештырылган. Быел тагын 4 мәгариф чарасы үткәрү планлаштырыла - Чаллыда, Түбән Кама, Әлмәт һәм Чистай муниципаль районнарында.
Утырышка Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин нәтиҗә ясады. Ул билгеләп үткәнчә, илгә салына торган икътисадый санкцияләр шартларында сатып алулар системасы тотрыклылык һәм үсеш тәэмин итү өчен аеруча мөһим була бара.
"Бүген сатып алулар дәүләт җайга салуының тулы канлы өлешенә әверелде. Дәүләт комитеты үткәрә торган үзәкләштерелгән сатып алулар үзләрен уңай яктан күрсәтте. Без шуны аңларга тиеш: сатып алуларның нәтиҗәлелеге бюджет акчаларын экономияләү белән генә түгел, ә сатып алына торган продукциянең сыйфаты белән дә билгеләнә», - дип ассызыклады Рөстәм Нигъмәтуллин.
Аның сүзләренчә, хокук бозулар булмасын өчен әлеге өлкәдә катнашучыларга көн саен методологик ярдәм кирәк. Ә коррупция күренешләрен киметүгә сатып алулар мониторингы һәм контроль органнары эше ярдәм итә.