ТР бюджеты тыңлаулары – 2025

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Советында «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында»республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы буенча фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.

Бюджет буенча парламент тыңлаулары гадәттәгечә җәмәгатьчелекнең киң катнашында уза. Утырышны турыдан-туры трансляцияләү Дәүләт Советының рәсми сайтында һәм парламентның социаль челтәрләрендә оештырылды.

Парламент тыңлауларын ачып, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин искә төшергәнчә, 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына республика бюджеты проекты буенча фикер алышу профильле юнәлешләр буенча парламент комитетларында, шулай ук муниципаль районнар һәм шәһәр округлары вәкилләре катнашында республика Хөкүмәтендә узды.

2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына республиканың социаль-икътисади үсеш фаразын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте. 2025 елда тулай төбәк продукты узган елга карата чагыштырма бәяләрдә 102,9% дәрәҗәсендә фаразлана, 2026 елда – 102,6%, 2027 елда – 102,7%, сәнәгать җитештерүе индексы 2025 елда 103,1% дәрәҗәсендә фаразлана. 2025 елда кече һәм урта бизнес субъектлары саны 184 меңнән артып китәчәк. 2025 елга реаль хезмәт хакын 103,2% дәрәҗәсендә үстерү планлаштырыла.

2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына республика бюджетының төп параметрлары белән Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Финанс министры сүзләренә караганда, 2025 елда табышка салым 128 млрд сум тәшкил итәчәк, физик затлар кеременә салым – 186 млрд сум (республика бюджетына – 130,2 млрд сум), акцизлар – 45 млрд сум (республика бюджетына – 43,4 млрд сум), оешмалар милкенә салым – 41,6 млрд сум, җир салымы – 8,9 млрд сум, гомуми керемгә салым – 35 млрд сум, муниципаль берәмлекләр бюджетларына тулысынча күчерелүче физик затлар милкенә салым – 3 млрд сум. Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 29,7 млрд сум, республика бюджетына – 24 млрд сум булыр дип фаразлана.

«Гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлеге буенча республика бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 2025 елга 57,2 млрд сум булыр дип фаразлана, «Милли икътисад» – 97,2 млрд сум, «әйләнә – тирә мохитне саклау» – 443 млн сум, «мәгариф» – 104,4 млрд сум, «Мәдәният, кинематография» – 12,6 млрд сум, «Сәламәтлек саклау» – 47,6 млрд сум.млрд сум, «социаль сәясәт» – 62,1 млрд сум, «физик культура һәм спорт» - 5,9 млрд сум.

2025 елга республика бюджеты керемнәр буенча 425,5 млрд сум, чыгымнар буенча 439 млрд сум күләмендә билгеләнә, дефицит 13,5 млрд сум тәшкил итәчәк.

Парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча рекомендацияләр эшләнде, алар киләчәктә бюджет проекты өстендә эшләгәндә мәҗбүри рәвештә исәпкә алыначак. Якын арада Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан җыелма бәяләмә әзерләнәчәк. Аннары 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советының чираттагы утырышында беренче укылышта каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International