ТР цифрлы трансформация үзәге 16,5 млн сумлык челтәр җиһазлары һәм компьютер техникасы сатып алачак

2025 елның 28 ноябре, җомга

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәген челтәр җиһазлары һәм компьютер техникасы белән тәэмин итүгә ике электрон аукцион урнаштырды. Сатып алуларның гомуми суммасы 16,5 млн сумнан артып китә.

Беренче аукцион 12 273 515 сумлык 185 коммутатор китерүне күздә тота. Икенче аукцион компьютерга тоташтырыла торган 300 монитор сатып алуга юнәлдерелгән, контрактның башлангыч (максималь) бәясе 4 320 000 сум.

Ике аукцион буенча да заказ бирүче булып «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге»ДКУ тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International