Татарстанда ягулык сыйфатын тикшерәчәкләр

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты Бердәм мәгълүмат системасында мотор ягулыкларын лаборатор сынау буенча хезмәтләр күрсәтүгә электрон аукцион урнаштырды. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 4,5 млн сумнан артык тәшкил итә.

Заказ бирүче булып «Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалануны һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсе»ДБУ тора. Техник бирем буенча, 2026 ел дәвамында 1025 бензин һәм 450 дизель ягулыгы пробаларының физик-химик күрсәткечләренә сынаулар үткәреләчәк.

Лаборатор тикшеренүләр контроль анализ кысаларында, шулай ук Татарстанда сатыла һәм кулланыла торган мотор ягулыкларының сыйфатын мониторинглау айлыгы вакытында республика Министрлар Кабинеты карары нигезендә гамәлдәге норматив-техник документларга туры килүгә үткәреләчәк.

Анализ өчен нефть продуктлары пробаларын алу заказчы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә башкаручының лабораториясенә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International