2022 елның 31 мартында Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитетында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Максим Анатольевич Топилин белән эшлекле очрашу булды.

2022 елның 1 апреле, җомга

2022 елның 31 мартында Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитетында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Максим Анатольевич Топилин белән эшлекле очрашу булды.
Очрашу барышында Татарстан Республикасында 2021 ел йомгаклары буенча ирешелгән закупкаларның төп күрсәткечләре, шулай ук Татарстан Республикасының сатып алулар өлкәсен үстерү перспективалары турында мәгълүмат күрсәтелде.
«Татарстан Республикасының сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ эшчәнлеге юнәлешләре, эш нәтиҗәләре, шул исәптән сатып алулар өлкәсендә белгечләрнең кадрлар резервын формалаштыру буенча башкарыла торган эшләр турында мәгълүмат тәкъдим ителде.
Шулай ук сатып алулар өлкәсендә гамәлдәге законнарны куллануның актуаль мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Аерым алганда, 44-ФЗ номерлы Закон буенча сатып алуларда үзмәшгульләрнең катнашу мөмкинлеге, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) каталогизациясе, закупкаларда биржа инструментларын куллану турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International