Татарстанның 114 учреждениесе Үзәкләштерелгән рәвештә офис кәгазе сатып алачак
Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты офис кәгазе белән тәэмин итүгә электрон аукцион игълан итте. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе - 10,4 млн сум.
Сатып алу республиканың төрле районнарыннан килгән 114 заказчы – хастаханә, мәктәп, социаль учреждениеләр, урман хуҗалыклары, театрлар һәм башка оешмалар өчен үзәкләштерелгән рәвештә башкарыла.
Иң күп кәгазь сәламәтлек саклау учреждениеләренә җибәреләчәк - гомуми күләмнең 76% ка якыны. Икенче урында-23% өлеш белән дәүләт хакимияте һәм идарә органнары. Калган күләме уку йортлары, мәдәният һәм социаль яклау учреждениеләре, шулай ук урманчылыклар арасында бүленә.
Документация нигезендә, А4 һәм А3 форматындагы 30 мең пачкадан артык кәгазь кую планлаштырыла. Заказ бирүчеләрнең ихтыяҗларына карап, төрле маркалы (А, В, С) кәгазь каралган — бер төргәге өчен 345 сумнан 813 сумга кадәр.
Аукционда катнашуга гаризалар 2026 елның 28 апреленә кадәр кабул ителә.