25 апрельдә Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллективы Лаеш районында агач утыртуда катнашты. Чара Шәһәр яны урманчылыгы (Столбище кишәрлеге урманчылыгы) территориясендә узды.
Берничә сәгать эчендә 2 гектар мәйданда Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операция барышында һәлак булган геройлар истәлегенә яшь үсентеләр барлыкка килде. Утыртылган һәр агач Ватаныбызны саклаучыларга рәхмәт символына әверелде.
Уртак тырышлык белән без республика табигатен саклыйбыз һәм үз тарихыбызны хәтерлибез.