2021 елның 6-9 октябрендә Кырым Республикасында "Таврида ярларында дәүләт заказы" дәүләт сатып алулары буенча II Бөтенроссия конференциясе узды.
Конференциянең тематикасы сатып алулар өлкәсендәге яңалыкларга һәм хокук куллану практикасы аспектларына, сәламәтлек саклау һәм төзелеш өлкәләрендә сатып алулар үзенчәлегенә, шулай ук квоталауга бәйле мәсьәләләргә багышланган иде. Быел конференция спикерлары Россия Федерациясе Финанс министрлыгы, Федераль казначылык, Россия ФАС, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "МСП Корпорациясе" АҖ, Россия дәүләт гадел хөкем университеты, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы, "РосКапСтрой" ФАУ, шулай ук сатып алулар өлкәсендә экспертлар булды.