Decree of the Government of the Russian Federation No. 1009 dated 07/25/2024 has been published

30 July 2024, Tuesday

29.07.2024 Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 25.07.2024 № 1009 карары басылып чыкты (алга таба – карар), ул медицинада кулланыла торган дару препаратлары исемлеген һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле дару препаратларының минималь ассортиментын төзү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертә.

Аерым алганда, карар дару препаратын яшәү өчен кирәкле һәм иң әһәмиятле дару препаратлары исемлегенә (Алга таба – исемлек) кертү критерийларына үзгәрешләр кертә, шулай ук дару препаратларын әлеге исемлектән төшереп калдыру очракларын тулыландыра.

Карар рәсми басылып чыккан көненнән соң 7 көн узгач үз көченә керә.

Документ: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 28 августындагы 871 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"25.07.2024 № 1009 карары.

Фото https://ru.freepik.com/popular-photos.

SUBSCRIBE FOR NEWS
All content on this site is licensed under
Creative Commons Attribution 4.0 International