Дәүләт думасына закон проекты кертелгән. Аның буенча заказчы, тәэмин итүчен килешү таләпләрен әһәмиятле бозу нәтиҗәсендә, килешүне үтәүдән бер яклы баш тартса, эшмәкәрне гадел булмаган тәэмин итүчеләр ресстрына кертергә планлаштырыла.
3 июль көнне Татарстан Республикасы заказчылары белән традицион семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитетының рәис урынбасары И.Г. Багаутдинов 44 нче Федераль законга 01.07.2018 көннән кергән үзгәрешләр турында сөйләде.
РФ Хокүмәте кагыйдә билгеләү инициативасы белән чыкты. Аның буенча экперт яки экспертлар оешмасы (05.04.2013 көннән 44-ФЗ кысаларында) ясаган экспертиза нәтиҗәләре экпертның яки экпертлар оешманың вәкиле кулын куеп нәтиҗә рәвешендә төзелә. Әлеге нәтиҗә объектив, нигезле һәм Россия законнарына туры килергә тиеш дип күздә тотыла.
Инвалидлар оешмаларына тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) контракт бәясен тәкъдим итүенә карата билгеләгәндә өстенлекләр бирү кагыйдәләре яңа 5.1 пункты белән өстәлде. Әйтелгән норма нигезендә бер контракт предметына (бер лотка) “товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алганда инвалидрарга өстенлек бирелү исемлегенә” кергән һәм кермәгән товарларны, эшләрне, хезмәтләрне кертергә ярамый булачак (716 номерлы 22.06.2018 көннән РФ Хөкүмәте карары)
Аерым алганда, яңа электрон мәйданчык эшли башлаганчыга кадәр (01.07.2018 көннән 01.10.2018 көнгә кадәр):
Котировка гаризасы формасында заказчы катнашушының ИНН номеры өчен урын караган. Бер гариза да әлеге мәгълүматлар булмау сәбәбле кире кагылмаган.
Өченче укылышта закон проекты кабул ителде. Аның буенча СМСП субъектларыннан электрон формада сатып алу процессын кертүне, электрон мәйданчык эшли башлаганга кадәр күчерерләр.
Хокүмәт ЭТП-га бердәм таләпләрне раслады. Һәрбер яңа электрон мәйданчык эшләве турында килешү төзегәч кенә эшли башлаячак. Яңа ЭТП якындагы айларда эшли башлаячагын көтәргә кирәк түгел дип уйлыйбыз. Минфин һәм ФАС 01.10.2018 кадәр килешүләрнең төзелүен тәэмин итәргә тиеш.
Дәүләт думасы икенче укылышта закон проекты кабул итте. Әлеге проект буенча барлык МУПлар һәм ГУПлар үз акчалары исәбеннән сатып алуны үткәрергә мөмкин (223-нче ФЗ буенча) Үзгәрешләр бу елны үз көченә керә дип көтелә.
Гариза бирүче 223-нче ФЗ буенча сатып алу документациясенә монополиягә каршы торган органга зарланган. Шул ук вакытта ул сатып алу процессында катнашуга гариза бирмәгән һәм документациянең аңлатмасын сорамаган. ФАС әлеге шикаятьне нигезсез дип раслаган. Гариза бирүче әлеге карар белән судка мөрәҗәгать итте.