223-ФЗ номерлы Федераль закон буенча сатып алулар беркетмәләрендә гаризаларны кире кагу сәбәпләрен күрсәтегез

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Комиссия документлар таләпләренә туры килмәгән гаризаларны кире какты, әмма беркетмәдә конкрет сәбәбен күрсәтмәде. Катнашучы бу карарны монополиягә каршы органда дәгъвалады.

Заказ бирүче аңлатканча: катнашучы документация шартлары буенча кирәк булган лицензия бирмәгән. Әмма беркетмәдә әлеге мәгълүматны күрсәтергә комиссия бурычлы түгел, чөнки мондый таләп сатып алу турында нигезләмәдә юк.

Мәскәү монополиягә каршы федераль хезмәт мондый дәлилләр белән килешмәгән. Комиссия эшчәнлеге мәгълүмат ачыклыгы принцибын бозалар. Беркетмәләрдә гаризаларны кире кагуның сәбәпләре, шулай ук аларны бәяләү нәтиҗәләре турында җентекле мәгълүмат күрсәтергә кирәк. Югыйсә, катнашучылар комиссия карарларына дәгъва белдерә алмый.

Документ: Мәскәү монополиягә каршы федераль хезмәте идәрәсенең 28.01.2019  көннән 1-00-147/77-19 номерлы эш буенча карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International