Татарстанда техника һәм транспорт сатып алуга бер атна эчендә 200 млн сумнан артык акча юнәлдерелде

2026 елның 13 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты узган атнада 203,4 млн сумлык сатып алулар бастырган. Бу хакта ведомство рәисе Марат Зиатдинов атналык киңәшмәдә хәбәр итте.

Бюджет акчаларының күп өлеше транспорт чаралары сатып алуга юнәлдерелгән. Аерым алганда, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 48,1 млн сумга тугыз универсаль урман машинасы алачак. Тагын 87 млн сум төрле ведомстволарга җиңел һәм йөк автомобильләре китерүгә бүлеп бирелгән.

Шактый акчалар дәүләт учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Үзәкләштерелгән рәвештә оргтехника, компьютер техникасы, мебель, чыгым материаллары һәм кәгазь сатып алачаклар. Бу сатып алуларның гомуми күләме 40 млн сумнан артып киткән.

» Безнең өстенлегебез — сатуда катнашучылар өчен тигез шартлар тудыру һәм республика учреждениеләре ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итү", — дип ассызыклады Марат Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International