Мәскәүдә «ГОСЗАКАЗ» XXI Форум-күргәзмәсе старт алды — сатып алулар өлкәсендә белгечләр өчен төп вакыйга. 13-15 май көннәрендә ул «Сколково» инновацион үзәгендә уза, анда Россиянең 89 төбәгеннән вәкилләр җыела. Бу чара-дәүләт һәм корпоратив сатып алулар өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен иң эре мәйданчык —
Игътибар үзәгендә-милли проектлар кысаларында технологик лидерлык мәсьәләләре һәм технологик суверенитетка ирешү бурычлары. Катнашучылар шулай ук сәнәгатьтә, төзелештә, сәламәтлек саклауда, мәгарифтә һәм транспортта тармак мәсьәләләре буенча фикер алышалар.
Татарстан делегациясе форум эшенә актив кушылды. Аның вәкилләре башка төбәкләрдәге коллегалары һәм федераль экспертлар белән берничә эшлекле очрашу уздырды инде. Алынган тәҗрибә республиканың сатып алу системасын камилләштерү өчен кулланылачак.