Татарстанның үзәкләштерелгән сатып алулары кварталда ярты миллиард сумнан артып китте

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

2026 елның беренче өч аенда Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты 546,8 млн сумлык 95 үзәкләштерелгән сатып алу уздырган. Мондый мәгълүматлар бүген ведомствода атналык киңәшмәдә яңгырады.


Конкурент процедуралар ярдәмендә 33 млн сум янга калдырып булды; чыгымнарны киметү 6,07% тәшкил итте. Процедураларның иң зур өлешен электрон аукционнар алган-алар 534,6 млн сумлык 80 булган. Шулай ук ачык конкурслар (3,2 млн сум) һәм котировкалар сорату (8,8 млн сум) үткәрелде.


Җиңел сәнәгать эшләнмәләрен китерүгә экономия иң зурысы булып чыкты — 45,39% (136 мең сум). Компьютер техникасы сатып алганда да бәяләрнең сизелерлек кимүе күзәтелә — 26,07% (1,4 млн сум), офис техникасы өчен кәгазь — 16,78% (6,4 млн сум), транспорт өчен — 7,55% (9,1 млн сум).


Сатып алулар күләменең төп өлеше оргтехникага (44,86%) һәм транспорт чараларына (22,24%) туры килгән.


"Үзәкләштерелгән сатып алулар бюджет акчаларын экономияләү өчен мөмкинлек ача

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International