ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты «Капель-205» капилляр электрофорезының өч системасын китерүгә 13,9 млн сумлык электрон аукцион игълан итте. Заказ бирүче - «Республика бәйсез экспертиза һәм кулланучылар базары мониторингы үзәге»ДБУ. Җайланма сыеклыкларның, газларның һәм каты матдәләрнең составын капилляр электрофорез ысулы белән тикшерү өчен каралган.
Приборлар азык-төлек продуктларына, суга, алкоголь продукциясенә массакүләм тикшеренүләр үткәрергә, шулай ук сыйфат һәм куркынычсызлыкны контрольдә тоту буенча дәүләт биремнәрен үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Бер анализаторның бәясе-якынча 4,2 млн сум.
Комплектка шулай ук принтерлар, система блоклары, мониторлар, чыгым материаллары (капиллярлы кассеталар, пробиркалар, фильтрлар), җибәрү-көйләү эшләре, «Эльфоран» җитештерү берләшмәсе җайланмасы һәм персонал инструктажы керә.
Аукционда катнашуга гаризалар 2026 елның 16 апреленә кадәр кабул ителә.