Татарстан Дәүләт Советында 2025 елда республиканың социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Утырышта ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаветдинов катнашты.
Татарстанның социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре ышанычлы үсеш күрсәтә. Тулай төбәк продукты күләме 5,7 трлн сумнан артып китте (102,9% үсеш белән), сәнәгать җитештерүе индексы 2024 ел дәрәҗәсенә карата 109,9% тәшкил итте, ә төп капиталга инвестицияләр 1,67 трлн сумга җитте (103,8%).
Утырышта кече һәм урта бизнесны үстерүгә аерым игътибар бирелде. 2026 елның 1 гыйнварына республикада 185,5 мең ТМП субъекты теркәлгән. Мәшгульләр саны-685,6 мең кеше, ә үзмәшгульләр саны 447 меңгә җиткән.
Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаветдинов билгеләп үткәнчә, сатып алу сәясәтен икътисадның реаль ихтыяҗлары белән синхронлаштыру мөһим, ә үтә күренмәле процедуралар һәм җирле җитештерүчеләргә ярдәм — төбәкнең тотрыклы үсеш нигезе.
Комитет утырышында шулай ук мәгълүмат системалары турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын да карадылар.
Материаллар буенча gossov.tatarstan.ru