Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты социаль учреждениеләргә автомобильләр китерү буенча электрон аукционга йомгак ясады. Алексеевск, Агерҗе, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында балалар приютлары өчен дүрт контракт төзелгән.
Сатып алуның башлангыч (максималь) бәясе 7,46 млн сум тәшкил иткән. Конкурент процедуралар барышында бәя 6,49 млн сумга кадәр киметелде, бюджет акчаларын экономияләү 970 мең сумнан артып китте.
Аукционда алты тәэмин итүче катнашты, барлык гаризалар да кирәкле таләпләргә туры килде. Җиңүче булып Уфадан кече эшмәкәрлек вәкиле («ЭЛИТ-УФА»ҖЧҖ) танылды.
Учреждениеләр 2026 елда чыгарылган LADA Largus автомобильләрен алачак. Машиналар җиде утыру урынына исәпләнгән, бензин двигателе һәм механик күчмә коробка белән җиһазландырылган. Транспорт чараларына гарантия срогы 36 ай яки 100 мең км юл тәшкил итә.
"Социаль учреждениеләрне заманча транспорт белән тәэмин итү — без конкурент процедуралардан файдаланып хәл итә торган мөһим бурыч. Ачык аукционнар бюджет акчаларын сизелерлек экономияләгәндә бәя һәм сыйфат нисбәтенә ирешергә мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.
Барлык автомобильләр учреждениеләргә 2026 елның 30 июненә кадәр тапшырылачак.
Фото. lada.ru