Татарстанның туристлык потенциалын алга сөрү буенча медиа кампаниясен уздыруга электрон аукцион игълан ителде

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты интернет челтәрендә Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләрен алга этәрү буенча Медиа реклама кампаниясен уздыруга электрон аукцион игълан итте. Контрактның башлангыч максималь бәясе 2,45 миллион сум тәшкил итә.

Техник бирем шартлары буенча, башкаручы «Яндекс карта» һәм «Яндекс навигатор»популяр геосервисларында реклама кампаниясен оештырырга тиеш булачак. Бу цифрлы сервислар ярдәмендә үз сәфәрләрен актив планлаштыручы аудиторияне нәтиҗәле колачларга мөмкинлек бирәчәк.

Реклама кампаниясе Россиянең иң зур шәһәрләрендә-Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Түбән Новгородта ял итү һәм сәяхәт белән кызыксынучы 25 яшьтән 54 яшькә кадәрге кешеләргә юнәлдерелгән. Техник бирем буенча, кампаниянең минималь колачы 1,6 миллионнан артык уникаль кулланучыны тәшкил итәргә тиеш.

Реклама баннерлары Татарстан Республикасының туристик брендбугы нигезендә эшләнергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International