Бүген Сочида сатып алулар өлкәсендә «Госзакупки 2025: цифра, закон, конкуренция»IV Бөтенроссия конференциясе старт алды. Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте инициативасы белән үткәрелгән чарага илнең 50 төбәгеннән 550 катнашучы – субъект башлыклары, башкарма һәм закон чыгару хакимияте вәкилләре, экспертлар һәм дәүләт катнашындагы компанияләр җыелды. Конференциядә Татарстанны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов тәкъдим итә.
Ике көн дәвамында конференциядә катнашучылар сатып алулар турындагы законнарны куллануның иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар: төзелеш һәм сәламәтлек саклаудан алып мәгълүмати технологияләргә кадәр, шулай ук Монополиягә каршы җайга салуның мөһим аспектлары.
"Дәүләт сатып алулары бүген-Татарстан икътисадының төп двигательләренең берсе. Югары конкуренция нәтиҗәсендә быелның 9 аенда без 4 миллиард бюджет сумын янга калдырдык. 2025 елда Дәүләт сатып алулары системасы яңа өстенлекләргә — импортны алыштыруга һәм үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итүгә юнәлтелә. Агымдагы елда гамәлгә кергән мөһим закон үзгәрешләре нәкъ менә илебез компанияләренең базардагы позицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән", - дип шәрехләде Марат Зиатдинов.
Бүген конференциянең пленар утырышы узды, аның барышында цифрлы стратегияләр һәм сатып алулар өлкәсендәге инновацияләр турында фикер алыштылар. Катнашучылар алдында Россия ФАС җитәкчесе Максим Шаскольский, РФ Президентының Үзәк федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Артур Ниязметов, Мәскәү шәһәренең Конкурент сәясәт департаменты җитәкчесе Кирилл Пуртов, Росэлторг генераль директоры Андрей Кашутин, «МСП Корпорациясе» АҖ генераль директоры Александр Исаевич чыгыш ясады.
Татарстан Республикасының Сатып алулар комитеты рәисе Марат Зиатдинов алган белемнәр безнең төбәктә сатып алу системасының нәтиҗәлелеген, үтә күренмәлелеген һәм конкурентлыгын тагын да арттырырга ярдәм итәчәген ассызыклады.