Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты агымдагы елның сигез аенда дәүләт һәм муниципаль сатып алулар системасы эшенә йомгак ясады. Контрактлар төзегәндә бюджет акчаларын экономияләү 3,42 миллиард сум тәшкил иткән.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 2025 елның гыйнварыннан августка кадәр республикада 205,28 миллиард сумлык 41 493 контракт төзелгән. Аларның шактый өлеше кече эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә туры килде: кече эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан 32 миллиард сумнан артык суммага 25 172 килешү төзелде.
Дәүләт комитетында билгеләп үтелгәнчә, республика бюджеты акчаларын экономияләү түбәндәгечә бүленгән: төбәк заказчылары – 2,32 миллиард сум (контрактларның башлангыч бәясеннән 1,44%), муниципаль заказчылар 1,1 миллиард сум (башлангыч бәядән 4,9%).
«Ирешелгән күрсәткечләр республикада дәүләт сатып алулары системасының нәтиҗәле эшләвен күрсәтә, - дип шәрехләде Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов. - Кече эшмәкәрлек субъектлары белән төзелгән контрактлар өлеше үсүе аеруча мөһим. Бу бюджет акчаларын экономияләү генә түгел, ә республиканың кече бизнесына да сизелерлек ярдәм».
Ел ахырына кадәр ведомство сатып алу процедураларының үтә күренмәлелеген арттыру һәм кече бизнесның дәүләт һәм муниципаль заказларга керү мөмкинлеген тагын да киңәйтү буенча эшне көчәйтергә планлаштыра.