Хөкүмәт продукция кертүнең гадиләштерелгән тәртибен 2026 елның 1 сентябренә кадәр озайтты

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Хөкүмәт кертелә торган һәм әйләнешкә чыгарыла торган продукциянең туры килүен раслауның гадиләштерелгән тәртибен озайтты. Ул тагын бер ел — 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Тиешле карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр иттеләр Хөкүмәттә.

Чараны беренче тапкыр 2022 елның мартында керттеләр, ә аннары берничә тапкыр озынайттылар. Гадиләштерелгән тәртип җитештерү өчен кирәкле техникага һәм җайланмаларга, комплектлаучы детальләргә, компонентларга, чималга һәм башка продукциягә хезмәт күрсәтү яисә ремонтлау өчен запас частьләргә кагыла.

Моңа кадәр экспортерларга товарларны сертификацияләү процедурасын узарга кирәк иде. Хәзер аларга өстәмә лаборатор тикшеренүләр уздырмыйча гына товарларның туры килүе турында декларация тапшыру да җитә.

Чара санкцияләр шартларында бизнеска ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләделәр Хөкүмәттә. Шулай итеп, эшмәкәрләр продукцияне илгә керткәндә техник киртәләрдән качарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International