Татарстан вәкилләре Липецкта төбәкара конференциядә катнашты

2025 елның 8 августы, җомга

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Гөлдәр Йосыпова һәм Полина Гайнетдинова 6-7 августта Липецк өлкәсендә узган «сатып алулар өлкәсендә контракт системасын бергә үстерәбез» IV төбәкара конференциясендә катнаштылар.

Ундүрт төбәктән меңнән артык белгеч тупланган тәҗрибәләре белән уртаклашу, идеяләр алмашу һәм дәүләт сатып алулары өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләр турында белү өчен конференциягә җыелды. Чакырылган спикерлар арасында — Россия ФАС һәм башка федераль ведомстволар экспертлары, шулай ук сатып алулар өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр.

Конференциянең беренче көнен сатып алулар турындагы закон актларындагы агымдагы үзгәрешләр турында фикер алышуга, нормативларны гамәлдә куллануга һәм суд һәм административ практикада милли режим белән бәйле мәсьәләләрне тикшерүгә багышладылар.

Икенче көн түгәрәк өстәлләр форматында узды, анда контрактларны үтәү стадиясендә заказ бирүчеләрнең эше, дәгъва эшен алып бару, сатып алуларда катнашучыларның эшлекле абруен бәяләүнең рейтинг системасын кертү («ЭКГ-рейтинг») һәм кече сатып алуларны цифрлаштыру мәсьәләләре каралды.

Чара конструктив диалог һәм Россия төбәкләрендә сатып алу эшчәнлеген яхшыртуга юнәлдерелгән нәтиҗәле карарлар эшләү өчен платформа булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International