«WHERETOEAT TATARSTAN 2025» Бөтенроссия ресторан премиясе җиңүчеләрен һәм катнашучыларын рәсми бүләкләү тантанасын оештыру буенча электрон аукцион үткәрү турындагы мәгълүматны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты бастырып чыгарды. Заказ бирүче-ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты.
Чара 29 октябрьгә планлаштырылган. Чараны уздыру мәйданчыгы Казанның Вахитов районында, «Тукай мәйданы» метро станциясеннән җәяүлеләр өчен 1,3 км ераклыкта урнашырга тиеш.
Башкаручыга тантананы үткәрү өчен урыннар бирү, шулай ук яктылык, тавыш һәм видео җиһазлар бирү, фуршет оештыру һәм чараның рәсми өлешен үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтү таләп ителәчәк.
Контрактның башлангыч максималь бәясе - 1,5 млн сум. Башкаручылардан гаризалар 2025 елның 14 августына кадәр кабул ителә.