Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты социологик тикшеренү үткәрүгә электрон формада ачык конкурс урнаштырды, аның максаты-татарстанлыларның төбәктәге төрле типтагы оешмалар тарафыннан социаль өлкәдә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булуларын бәяләү. Чараның бюджеты 1,4 миллион сумнан артык булачак.
Проектны башкаручы Татарстанның 20 муниципалитетыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен дә кертеп, кимендә 5 мең өлкән гражданыннан сораштыру үткәрергә тиеш. Сораштырулар социаль инфраструктураның төп биш тармагын үз эченә алачак: мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, физик культура һәм спорт, социаль яклау.
"Тикшерүнең заказчысы-республика Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстанның икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге. Эшләрне 2025 ел ахырына кадәр башкарырга кирәк, - дип билгеләп үтә ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаветдинов.
Төп бурычлар булып социаль өлкә учреждениеләре эшчәнлегендә проблемалы зоналарны ачыклау, халыкның электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалануга мөнәсәбәтен өйрәнү һәм социаль өлкә оешмалары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр билгеләү тора.
Йомгаклау нәтиҗәсе булып халыкның канәгатьлеген җентекләп бәяләүне, учреждениеләрнең техник җиһазлану, эш графигының уңайлылыгы кебек критерийлар буенча рейтингын үз эченә алган аналитик хисап торырга тиеш.
Шулай ук үзәк халыкның төбәкнең социаль-икътисадый хәлен бәяләве буенча җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүгә аерым ачык конкурс игълан итә. Аңа 693 мең сумнан артык акча сарыф итү планлаштырыла. Ачык конкурска йомгак 2025 елның 19 августында ясалачак.