Чаллыда дәүләт сатып алулары буенча күчмә семинар узачак

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

12 августта Яр Чаллыда дәүләт сатып алулары буенча белгечләр өчен махсус зона семинары узачак. Бүген Татарстан Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында булачак чараның оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Чара Чаллы, Менделеевск, Тукай һәм бизерҗе районнары башкарма комитетлары, муниципаль учреждениеләр һәм бизнес вәкилләренә юнәлдерелгән. Теркәлү 9.00 сәгатьтә башлана, уздыру урыны - «Мастеровые» рус драма театры (Чаллы шәһәре, Чулман проспекты, 77).

Семинарның төп эчтәлеге-44-ФЗ номерлы закондагы төп үзгәрешләрне яктырту, милли режимның яңа шартлары һәм дәүләт сатып алулары биржасында эшләү үзенчәлекләре белән танышу. Вәкаләтле органнар белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм намуссыз тәэмин итүчеләр реестрына эләгү куркынычын киметү ысуллары аерым каралачак.

Катнашучыларга кайбер мәсьәләләрне тирәнтен карарга мөмкинлек биреп, эшнең гамәли ягына да басым ясау планлаштырыла. Алар арасында: җиһаз сатып алу бәяләрен һәм үзенчәлекләрен нигезләү, бердәнбер тәэмин итүче белән цифрлы контрактка күчү, цифрлы өстәмә килешү, республика маркетинг үзәге ресурслары һәм башкалар.

"Законнар үзгәрү пульсында даими рәвештә кулны тоту мөһим, чөнки зур булмаган хокук бозулар да җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә безнең бурыч — белгечләрне үзгәрешләр белән таныштыру һәм яңа шартларда гамәлләрнең төгәл алгоритмын бирү. Бу инде муниципаль районнарга барып уздырыла торган бишенче белем бирү чарасы», - дип ассызыклады ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.

Теркәлү сайтта мөмкин https://zakupki.tatar/. Семинарда катнашу бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International