2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның төбәк һәм муниципаль заказчылары 161,9 млрд сумлык 34 меңнән артык дәүләт контракты төзеде. Сатып алу процедуралары белән нәтиҗәле идарә итү нәтиҗәсендә бюджет акчаларын экономияләүгә ирешелде-2,8 млрд сум. Мәгълүматны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында атналык киңәшмәдә җиткерделәр.
Агымдагы чорның иң зур контракты Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогын «Фучика» станциясеннән «Сахарова»станциясенә кадәр төзү белән бәйле. Контракт бәясе 1,92 млрд сум тәшкил иткән, эшләрне тәмамлау 2026 елның гыйнварына планлаштырылган.
Сатып алулар өлкәсендә уздырыла торган дәүләт сәясәтенең икътисадый нәтиҗәлелеге мөһим казаныш булды. 2025 елның алты ае дәвамында Дәүләт комитеты тарафыннан гомуми бәясе 2,4 миллиард сумнан артык булган 240 үзәкләштерелгән сатып алу уздырылган. Үткәрелгән процедуралар нәтиҗәсендә беренче яртыеллыкта бюджет чыгымнарын 4% ка киметүгә ирешелде, бу акчалата эквивалентта 98,1 млн сумнан артып китә.
"Сатып алу процедураларын нәтиҗәле оештыру бюджет чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирде. Без эре контрактларның бәясе төшүдә уңай динамика күрәбез, бу дәүләт сатып алулары системасын модернизацияләүнең сайланган юнәлеше дөреслеген раслый", - дип ассызыклады Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.