ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты Сабантуйга бүләкләр тапшырды. Бүген Казанда Сабантуй мәйданнарында җиңгән батырлар өчен бүләкләр җыюга багышланган ат йөреше узды. Бүләкләр тапшыру тантанасы «Туган Авылым»комплексы территориясендә узды.
"Сабантуй алдыннан бүләк җыюның традицион йоласы-татар мәдәниятенең мөһим өлеше, ул бердәмлек, кунакчыллык һәм якыннарыбыз турында кайгыртучанлык кыйммәтләрен чагылдыра. Традицияләрне саклауның мөһимлеген искә төшереп, озак еллар актуальлеген саклый", - дип ассызыклады ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.
Йөрештә барлыгы дүрт ат арбасы катнашты, аларның һәркайсы үз юлын шәһәрнең төрле нокталарыннан башлады һәм билгеле бер маршрут буенча барды. Арбалар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда очрашты. Анда тантана кунаклары өчен ТРның иң яхшы фольклор коллективлары катнашында театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Җыелган бүләкләрне Сабантуй мәйданнарында җиңүче батырларга тапшыру өчен Вахитов, Совет, Идел буе, Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләре вәкилләренә тантаналы рәвештә тапшырачаклар.