РФ Премьер-министры Михаил Мишустин дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен автомобильләр һәм транспорт чараларын сатып алу тәртибен үзгәртте. Аларда өстенлек хәзер экологик транспорт төрләренә — электромобильләргә һәм газ-мотор ягулыгындагы автомобильләргә бирелгән.
«Мондый карар экологияне яхшыртырга һәм экологик транспорт җитештерүче үзебезнең предприятиеләргә ярдәм итәргә тиеш", - дип шәрехләде Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.
Зарядка яки ягулык салу өчен кирәкле инфраструктура булмаган төбәкләрдә бензин яки дизель автомобильләр сатып алу рөхсәт ителә, әмма мәҗбүри нигезләмә белән. Сатып алына торган автомобильләргә карата таләпләрне җайга сала торган Хөкүмәтнең 2015 елның 2 сентябрендәге 926 һәм 927 номерлы карарларына төзәтмәләр кертелде.