Марат Зиатдинов рәсми делегация белән КФУда булды

2025 елның 16 мае, җомга

ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Үзбәкстан Республикасының Джизак өлкәсе хокимияте делегациясе белән Казан федераль университетында булды. Джизак өлкәсе Хакиме Олугбәк Мостафоев быел апрель аенда Үзбәкстанда КФУ ректоры Ленар Сафин белән очрашкан иде инде, анда вуз башлыгы эш визиты белән килгән иде.

Ул вакытта яклар Казан университетының Джизактагы филиалының агымдагы эшчәнлеге һәм аны алга таба үстерү планнары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, университет базасында чит ил гражданнарын рус теле буенча әзерләү һәм тестлаштыру үзәген булдыруга игътибар бирелде.

Казанда узган очрашу ирешелгән килешүләрнең дәвамы булды. Республикага бик кирәкле үзәкне эшләтеп җибәрүгә кагылышлы юридик һәм оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сүз уңаеннан, хокимияттан тыш, идеяне шулай ук РУз Министрлар Кабинеты каршындагы миграция агентлыгы җитәкчелеге дә хуплады, бу әлеге уртак проектның мөһимлеген тагын бер кат ассызыклый.

Үзбәкстан гражданнарының Россия предприятиеләрендә эшкә урнашуга зур кызыксыну күрсәтүе исәпкә алына. Хезмәт мигрантларының шактый өлеше Идел буе федераль округына һәм Татарстан Республикасына эшкә килә. Эшкә хокук алу өчен алар чит тел буларак рус теленнән, Россия тарихы һәм Россия Федерациясе законнары нигезләреннән имтихан тапшыралар.

Хәзерге вакытта Казан университеты әлеге имтиханнарны Казанда, Алабугада һәм Яр Чаллыда үткәрә. 2024 елда КФУ үзәкләрендә эшкә рөхсәт яки патент алу өчен 4,5 мең кеше тест узган, ә быелның ике аенда – 3,5 меңнән артык. РУз территориясендә тест узу мөмкинлеге исә логистиканы шактый җиңеләйтәчәк, Россия үзәкләреннән йөкләнешне киметәчәк һәм миграция процессларын яхшырак контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International