Михаил Мишустин 2030 елга кадәр һәм киләчәктә 2036 елга кадәр үсешнең милли максатларына ирешү буенча бердәм планны раслады

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Ул Президент куйган бурычларны үтәү буенча Хөкүмәт, министрлыклар, ведомстволар, төбәк администрацияләре, үсеш институтлары һәм дәүләт компанияләре эшендә төп ориентир булачак.

Бердәм план якындагы 12 елга милли максатларга һәм аларны характерлаучы күрсәткечләргә ирешү буенча стратегик өстенлекләрне билгели. Документ ведомствоара һәм тармакара характерда. Ул Президентның милли максатлар турындагы май указын, хөкүмәт тарафыннан формалаштырылган 19 милли проектны, 40 тан артык дәүләт программасын, тармак һәм төбәк стратегияләрен, «юл карталарын» үзара бәйли, шулай ук милли максатларга ирешүдә үсеш институтларының, дәүләт компанияләренең һәм корпорацияләренең катнашуын күздә тота.

Бердәм планны гамәлгә ашыру барышында озак сроклы бурычлар хәл ителәчәк, шул исәптән булган чакырулар шартларында икътисадый үсешнең тотрыклы траекториясенә чыгу, гражданнарның керемнәрен арттыру, туучылар санын һәм гомер озынлыгын арттыру, технологик суверенитетны тәэмин итү.

Планда дәүләт сәясәтенең гамәлдәге барлык инструментлары исәпкә алынган, куелган бурычларга ирешү Индикаторлары каралган, процесста катнашучыларның җаваплылык зоналары билгеләнгән.

Мөмкин булган чакыруларга һәм куркынычларга оператив җавап бирү өчен, шул исәптән тышкы санкцияләр шартларында, билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыру белән идарә итүнең сыгылмалы цифрлы моделе әзерләнгән. Ул милли максатлар, милли проектлар һәм дәүләт программалары күрсәткечләре буенча билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыруга ай саен мониторинг алып барырга, тиешле карарлар кабул итү өчен билгеләнгән траекториядән тайпылу сәбәпләрен ачыкларга һәм анализларга, гражданнардан һәм төбәк хакимиятләреннән кире элемтә алырга мөмкинлек бирәчәк.

Профильле вице-премьерлар расланган күрсәткечләргә ирешү өчен шәхси җаваплылык тотачак, аларга исә барлык кабул ителә торган чараларны координацияләүне тәэмин итеп, процесс белән идарә итү йөкләнгән.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International