Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен Мәскәү һәм Санкт-Петербургта игълан итәләр

2024 елның 4 октябре, җомга

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты республиканың туристлык мөмкинлекләрен алга сөрү буенча реклама кампаниясе уздыру турында мәгълүматны бердәм мәгълүмат системасына урнаштырды. Ул ике шәһәрдә — Мәскәү һәм Санкт-Петербургта оештырылачак. Сатып алу буенча заказчы булып Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты тора.

Туристлык мөмкинлекләрен туристларны йөртә торган 13 City Sightseeing ике катлы автобуслары ярдәмендә алга этәрү планлаштырыла. Шуларның 5 се-Мәскәүдә, 8 се — Санкт-Петербургта. Аларны кузовның арткы өслегенә тыштан реклама материаллары белән ябыштырачаклар. Бер автобусның гомуми мәйданы 8,6 квадрат метрдан да ким булмаячак.

Татарстанда туристлар өчен булган мөмкинлекләрне рекламаларга кимендә ике ай планлаштыралар. Ябыштырылган автобусларның һәркайсы Мәскәү һәм Санкт-Петербург буенча көн саен йөрергә тиеш.

Реклама материалларын Татарстанның туристик брендбугы нигезендә әзерләячәкләр. Брендбук һәм реклама материалларының дизайн-макетларын подрядчы контрактны имзалаганнан соң 5 эш көне эчендә бирергә тиеш. Төсләр палитрасы туры килмәгән очракта, республиканың Туризм буенча Дәүләт комитеты хезмәтләрне кабул итмәү хокукын үзендә калдыра.

Подрядчы автобусларга реклама материаллары түгү фактын фотоотчетлар белән исбатларга тиеш, һәр автобус буенча урнаштырылган материаллар сурәтләнгән ким дигәндә 3 фотография бирергә тиеш. Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен алга этәрү буенча кампания үткәрү аерым фотоотчет белән раслана — реклама кампаниясен үткәрү чорында төрле вакытта ясалган маршрутлар буенча пассажирлар йөртүне күрсәтүче ябыштырылган һәр автобус буенча кимендә 4 фотография.

Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен рекламалауга 10,5 миллион сумнан артык акча сарыф итү планлаштырыла. Оешмалардан электрон аукционда катнашуга гаризалар 11 октябрьгә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International