Якутиядән дәүләт сатып алулары буенча белгечләр Татарстан тәҗрибәсен үзләштерә

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында Саха (Якутия) Республикасыннан Дәүләт сатып алулары буенча белгечләр өчен тәҗрибә уртаклашу буенча дүрт көнлек семинар старт алды. Ведомствода Татарстанның Сатып алулар өлкәсендәге практикасы белән танышу һәм квалификация күтәрү курслары оештырылган.

"Безнең республика территориясендә сатып алу эшчәнлегенең бөтен системасы гамәлдәге федераль һәм төбәк законнары нигезендә төзелгән, ул нәтиҗәле һәм аңлаешлы, һәркем өчен үтә күренмәле. Бу көннәрдә безнең эшебез максималь нәтиҗәле узар, ә без сезгә бирәчәк белем һәм тәҗрибәгә ихтыяҗ булыр дип өметләнәбез. Республика һәм аның башкаласы сезгә яхшы тәэсир калдырыр дип өметләнәбез", - дип мөрәҗәгать итте ТР сатып алуларны үстерү үзәге директоры Нияз Газиев һәм Якутиядәге хезмәттәшләренә ышанычлары һәм сайлаулары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстанда бүген үзәкләштерелгән сатып алуларның нәтиҗәле системасы төзелгән, ул заказчыларның сорауларына оператив җавап бирергә һәм конкурент процедуралар оештырганда бюджет акчаларын шактый экономияләргә мөмкинлек бирә. Саха Республикасы кунаклары эшне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләделәр, иң яхшы тәҗрибәләрне билгеләделәр.

"Татарстан-контракт системасын уңышлы гамәлгә ашырган алдынгы регионнарның берсе. Без уникаль тәҗрибә тупларга һәм аны үзебездә интеграцияләргә, эштә кулланырга телибез. Өстәвенә, киләсе елдан сатып алулар өлкәсендә законнарда күп үзгәрешләр көтелә", - дип уртаклашты Якутск шәһәренең муниципаль милек белән идарә итү агентлыгы бүлеге башлыгы Николай Павлов.

Квалификация күтәрү программасы кысаларында катнашучылар 223-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә сатып алуларны оештыру һәм уздыру мәсьәләләрен өйрәнәчәкләр. Шулай ук ТР Дәүләт заказы агентлыгында булу һәм генераль директор Яков Геллер белән очрашу, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментына визит, шәһәр буенча танышу экскурсияләре планлаштырылган. Уку нәтиҗәләре буенча дәүләт үрнәгендәге таныклыклар тапшырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International