Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре Сатып алулар өлкәсендә ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия конференциясендә катнаштылар

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

2023 елның 19-20 октябрендә Россия Федераль монополиягә каршы хезмәте сатып алулар өлкәсендә ел саен Бөтенроссия конференциясе оештырды, ул үз мәйданчыгында регуляторлар, башкарма һәм закон чыгару хакимияте, барлык дәрәҗәдәге субъектлар һәм контроль органнары вәкилләрен берләштерде. 


Конференциядә Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре, Россия Федераль салым хезмәте, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, шул исәптән Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаутдинов һәм «Татарстан Республикасының Сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ генераль директоры Наилә Володина катнашты.


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конференциядә сатып алулар өлкәсендә законнарның даими үзгәрүе шартларында хокукны куллану практикасын тикшерүгә, шулай ук күрсәтелгән өлкәдә монополиягә каршы көйләүгә аерым игътибар бирелде.


Искәндәр Баһаутдинов билгеләп үткәнчә, конференциядә катнашучылар Федераль регуляторларга сатып алулар өлкәсендәге төбәк вәкаләтле органнарының эштәге катлаулылыклар һәм сатып алулар өлкәсендәге законнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәр турында фикерен җиткерә алды.


Интерфакс материаллары кулланылган: https://prozakupki.interfax.ru/meetings/883

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International