Татар телендә «44-ФЗ буенча Дәүләт сатып алулары» дистанцион курсы

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Гыйнвардан татар телендә 44-ФЗ буенча квалификация күтәрү курслары узарга мөмкин. ТР сатып алуларны үстерү үзәге 44-ФЗ буенча дистанцион курсны татар теленә күчерде. Бу татар телен саклап калу һәм республика районнарыннан килгән белгечләргә туган телдә белем алу өчен өстәмә мөмкинлек бирү максатыннан эшләнде. Терминологияләр, төшенчәләр, сатулар уздыру үзенчәлекләре, контракт төзү һәм дәүләт сатып алуларының башка өлешләре татар телендә ачык. Хәзер һөнәри грамоталылыкка ярдәм итү республиканың иң кечкенә һәм ерактагы җирлекләрендә дә җиңелрәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International