2021 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ белән берлектә республика заказчылары өчен семинар-киңәшмә уздырды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

2021 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты «ТР Сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ белән берлектә республика заказчылары өчен «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 05.04.2013 № 44-ФЗ Федераль законы нигезендә сатып алулар уздыру» темасына йомгаклау семинар-киңәшмәсе уздырды.
Семинар-киңәшмәдә экспертлар сыйфатында Дәүләт комитеты, «ТР Сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ вәкилләре чыгыш ясады.
Семинарда 37 кеше катнашты, онлайн 244 кеше карады. Барысы да сораулар бирү һәм Дәүләт комитеты һәм «ТР Сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ вәкилләреннән җаваплар алу мөмкинлеге алды.
Чараның язылышы белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International