1 октябрьдән "яңа" электрон мәйданчыклар эшли башлады һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары катнашында сатып алуларны электрон рәвештә үткәрү кагыйдәләре мәҗбүри булды. Финанслар министрлыгы төгәлләштерде: бу таләп 2018 елның 1 июленнән үз көченә кергән 223-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән төзәтмәләрне исәпкә алып сатып алу турындагы нигезләмәне яңартучыларга гына кагыла.
Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе тәэмин итүчене «РНП» га кертмәскә тәкъдим иткән бәяләмә чыгарды. Монополиягә каршы ведомство әлеге мәсьәлә буенча бернинди карарлар да кабул итмәгән.
Документта сүз дәүләт (муниципаль) финанс контроле органнары тарафыннан № 44-ФЗ (алга таба – Гомуми таләпләр) үтәлешен тикшерүне үткәрүгә гомуми таләпләрне куллану мәсьәләләре турында бара.
26 сентябрь көнне сатып алулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
РФ Хөкүмәте карары нигезендә, дәүләт контрактларын банк белән тәэмин итү әлеге датадан бирле,шул исәптән тәэмин итүчеләргә (подрядчыларга, башкаручыларга) карата чит ил санкцияләре булган очракта да гамәлгә ашырылачак.
2018 елның 26 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Казан ш., Петербург ур., 86 адресы буенча Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булачак.
Генераль директор вәкаләтләрен раслау өчен, дәүләт сатып алулары катнашучысы җәмгыять катнашучыларының гомуми җыелышы беркетмәсен тәкъдим итте. Документ нигезендә вәкаләтләр срогы сатып алулар игълан ителгән көнне тәмамланды. Комиссия гаризаны кире какты һәм вәкаләтләр бирелгән датага расланмады, дигән карар кабул итте.
Министрлык 30 августта тиешле исемлеккә кертелгән вәкаләтле банклар вәкилләре һәм электрон мәйданчык операторлары катнашында узган эшче төркем утырышы нәтиҗәләре турында сөйләде (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 12 июлендәге 1447-р номерлы күрсәтмәсе). Шулай итеп, электрон мәйданчык һәм банклар арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүләр булуы расланды.
Үзенең хатында Россия казначейлыгы сатып алулар өлкәсендә контракт системасында катнашучыларны, сатып алуларда катнашучылардан башка, сертификатлар һәм электрон имза чаралары белән , 2019 елның 1 гыйнварыннан Федераль Казначылыкның 2015 елның 31 июлендәге 197 номерлы боерыгы белән расланган Регламентта билгеләнгән тәртиптә тәэмин итү кирәклеге турында хәбәр итте.
Катнашучы гаризаның икенче өлеше составында декларациядә үзенең 44-ФЗ номерлы Федераль законның 31 ст. 3-9 п. таләпләренә туры килүен күрсәткән. Шул ук вакытта ул 44-ФЗ номерлы Федераль законның 31 статьясындагы 1 7, 7.1 ө. 1 пункттан кала, барлык пунктлар буенча да җентекле нигезләүне дә китерде. Заказ бирүче комиссиясе катнашучы әлеге пунктларга туры килүен расламавын санап, гаризаны кире какты.