ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

№ 223-ФЗ номерлы федераль законга туры килгән заказ бирүче сатып алу турында нигезләмәне юридик зат теркәү сыйфатында өч ай эчендә расларга  тиеш.Бу чорда сатып алганда, икътисади үсеш министрлыгы фикеренчә, , заказ бирүче РФ ГК кулланырга хокуклы.


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Икътисади үсеш министрлыгы мондый таләпне сатып алу нигезләмәcенә кертергә ярый дип саный. Чөнки заказ бирүче бу документта 223-ФЗ буенча сатып алуларның үткәрү кагыйдәләрен мөстәкыйль рәвештә билгели.


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Проект һәм төзелеш-монтаж эшләрен бер сатып алуда берләштерү  ярамый, чөнки ул көндәшлекне чикли ала. Икътисади үсеш министрлыгы нәтиҗәсе көндәшлекне яклау турында законында нигезләнә. Моннан тыш,  әлеге эшләр төрле базарларда тәкъдим ителгән  һәм аларның һәрберсендә  потенциаль катнашучылар бар.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

N 44-ФЗ номерлы федераль закон буенча заказ бирүчегә  Россия бюджет системасына салымнар, җыемнар һәм бүтән мәҗбүри түләүләр буенча бурычлар булмавын катнашучыдан таләп итәргә кирәк. Монополиягә каршы федераль хезмәт аңлатканча, аренда түләве салымнар һәм җыемнар турында законнар белән билгеләнмәгән, аны түләү нигезе булып  килешү тора.


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Сатып алулар буенча Татарстан республикасының дәүләт комитеты  һәм  ДУП "ТР  сатып алу үсеш Үзәге"  оештыру ярдәме белән СМП, ССП, СОНКО, инвалидлар оешмалары һәм республика товар җитештерүчеләре өчен "44нче һәм 223нче федерал канун буенча сатып алуларда катнашу" дигән темага семинар – киңәшмә үткәрәчәк.


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Нәкъ менә шундый вакыт заказчының гамәлләренә, гамәл кылмавына закон белән каралган. Әгәр заказчы 223-ФЗ номерлы федераль закон буенча сатып алу положениясендә  килешү төзү өчен азрак вакыт каралса, бу катнашучыларның обжалования турында хокукны чикли .


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Хезмәт исемлегеннән товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алганда инвалидлар оешмалары преференцияләр ала. Тик әгәр заказчы бер лотка мондый товарлар һәм әлеге исемлеккә  кермәгән товарлар кертсә,  инвалидлар оешмаларына өстенлек бирергә ярамый.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

10 ноябрьдә ТР Дәүләт сатып алулар комитеты, дәүләт унитар оешмасы  "ТР сатып алулар үстерү Үзәге" белән берлектә Татарстан Республикасының заказ бирүчеләре өчен "44нче канун буенча сатып алулар уздыруның үзенчәлекләре" темасына чираттагы семинар-киңәшмә үткәрелгән.


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

Икътисадый үсеш министрлыгы фикеренчә, әгәр дә  электрон аукционда катнашуга  гаризада товарның берничә ил чыгышы күрсәтелсә, контрактлар реестрына заказ бирүчегә шундыйларның берсен кертергә була. Күрәсең, ул илләрдән кайсысын күрсәтергә икәнен үзе хәл итә. Ведомство бу мәсьәләне аңлатмады.


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Коррупциягә каршы көрәш идарәсе референты Виталий Белинский, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Александр Давыдов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, илнең 56 төбәгеннән вәкилләр катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International