2016 елның 9 ноябрендә Казанда Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Коррупциягә каршы көрәш идарәсе референты Виталий Белинский, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Александр Давыдов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, илнең 56 төбәгеннән вәкилләр катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан «Корстон» холларының берсендә күргәзмә оештырылган иде, анда чараны оештыручылар Татарстанда коррупциягә каршы көрәш һәм коррупцияне профилактикау буенча башкарылган эшләргә, коррупциягә каршы көрәштә җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүгә, коррупциягә каршы белем бирүгә багышланган стендлар куелган.
Сатып алулар буенча Татарстан Республикасының Дәүләт Комитеты күргәзмәлә актив катнышты. Чара барышында Дәүләт комитеты "Татарстан Республикасының сатып алулар өлкәсендәге информацион системалар коорупция киметү факторы" исемле информацион стенд күрсәтте.