Дәүләт заказы эшләүчеләргә нинди очракта кече бизнестан субподрядчикларны җәлеп итәргә кирәкмәнәнлеген искә төшерделәр

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Әгәр дә сатып алуда кече бизнес субъекты яки коммерция нигезендә булмаган социаль юнәлештәге оешма җиңеп чыга икән, бу очракта аларны дәүләт контрактын үтәүгә җәлеп итү таләп ителми.
Министрлыкның әлеге таләбе кече бизнес субъекты һәм коммерция нигезендә булмаган социаль юнәлештәге оешмаларга карата контракт таләпләрен үтәү каралган закупкаларга кагыла.

Икътисадый үсеш министрлыгы шулай ук әлеге очракта кече бизнестан сатып алу күләме турында да искә төшерде. Әлеге отчетның алтынчы позициясендә, дәүләт сатып алуы турындагы извещениедә бу турыда таләп булган очракта, кече бизнес субъекты һәм коммерция нигезендә булмаган социаль юнәлештәге оешмаларны субподрядчы, башкаручы буларак куллануның күләме турында әйтеп үтелә. Әгәр дә мондый таләпләр булган шартларда кече бизнес субъекты һәм коммерция нигезендә булмаган социаль юнәлештәге оешмалар җиңеп чыкса, отчетның алтынчы позициясенә ярашлы, заказчы, контрактта каралганча, аларны җәлеп итү күләмен искә алырга бурычлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International