Дәүләт сатып алулары: хөкүмәт подрядчылар мөстәкыйль башкарырга тиеш булган эш төрләрен билгеләде

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

570 номерлы Карарда төзелеш һәм капиталь реконструкцияләү буенча подрядчыларның мөстәкыйль рәвештә, башка затларны җәлеп итмичә башкарырга тиешле эш төрләре һәм күләмнәре билгеләнде.

Документ, уздырылулары хакында ЕИСта хәбәрнәмәләре урнаштырылган яки ул көченә керү датасына кадәр катнашуга чакырылу җибәрелгән сатып алуларга кагылмаячак.

Хөкүмәт исемлегенә барлыгы 34 эш төре кертелгән, алар арасында- фундаментлар һәм нигезләр салу, төп конструкцияләр торгызу.

Заказчы расланган исемлектән алып үзе мөсәкыйль рәвештә үтәргә мөмкин булган эш төрләрен һәм күләмнәрен сатып алулар хакындагы документациягә кертергә тиеш.

Подрядчы тәкъдиме буенча мөмкин булганнары арасыннан конкрет эш төрләрен һәм күләмнәрен заказчы билгеләячәк һәм контрактка кертәчәк.

Бу эш төрләренең хакы смета бәясеннән чыгып бердәм бәяләмә чагылышында тәшкил итә:

-570 номерлы Карар көченә кергәнче, 2018 елнын 1 июленә кадәр – контракт бәясенең 15% да ким түгел;

-2018 елнын 1 июленнән – контракт бәясенең 25% да ким түгел.

Әгәр подрядчы мөстәкыйль башкару йөкләмәсен тиешле рәвештә үтәми икән, аңа бу эш бәясенең 5%  күләмендә шраф яный.

Тиешле төзәтмәләр 1063 номерлы Карарга кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International