Икътисади үсеш министрлыгы: 223-ФЗ номерлы федераль закон буенча бер сатып алу кысаларында заказ бирүче берничә килешү төзи ала

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Ведомство фикеренчә,  мондый мөмкинлекне заказ бирүче  сатып алу турында положениясендә беркетергә хокуклы. Нәтиҗә  № 223-ФЗ номерлы федераль закон нормалары нигезендә салынган. Алар нигезендә сатып алу процедураларын әзерләү һәм үткәрү тәртибен, килешүнең төзү һәм үтәү тәртибен  заказ бирүчеләр мөстәкыйль рәвештә үз  сатып алу турында положениясендә билгелиләр.

Хатта министрлык монополиягә каршы таләпләрен үтәргә кирәклеге турында  билгеләп үтә. Шулай итеп, сатып алуны үткәргәндә көндәшлекне булдырмау, чикләү яисә бетерүенә китерә торган эшләр тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International