Хөкүмәт икътисадый үсеш министрлыгының дәүләт сатып алуларны җайлау буенча вәкаләтләрен финанс министрлыгына тапшырды

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

25 апрельдән Финанс министрлыгының Нигезләмәләренә кертелгән тиешле үзгәрешләр  үз көченә керә. Министрлык дәүләт политикасын төзиячәк һәм 44-ФЗ номерлы федераль закон буенча сатып алулар  өлкәсенә җай салачак.

Төзәтмәләр белән әлеге ведомствоның функцияләре өстәлгән. Аеруча сизелерлек яңалыклар арасында - түбәндәге норматив-хокукый актларын кабул итү буенча вәкаләтләре:

бердәнбер тәэмин итүче, подрядчы, башкаручы  белән контрактны төзү мөмкинлекләрен килештерү тәртибе;

контракт хезмәте турында типлаштырылган нигезләмә (регламент);

сатып алуның идентификацион кодын формалаштыру тәртибе;

 электрон мәйданчык эшчәнлеге буенча бердәм таләпләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International