Хөкүмәт дәүләт сатып алуларын планлаштыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Яңалыклар федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә төзелә торган сатып алу планнарын, шулай ук  шул дәрәҗәдә план-графикларына кагылды. Күпчелек  төзәтмәләр кертелгән хөкүмәт карарының нигезләмәләре 31 гыйнвардан гамәлгә ашырыла башлады.

Үзгәрешләр нигезендә дәүләт сере белән бәйле аерым сатып алу планнары һәм план-графиклары формалары билгеләнгән. Формалар федераль, шулай ук региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә уздырыла торган сатып алулары өчен каралган. Төзәтмәләр кертүенә кадәр мондый аерым формалар булмаган.

Тулырак мәгълүмат белән алдагы документта танышырга була: РФ Хөкүмәте Карары 25.01.2017 N 73 (үз көченә 2017 елның 31 гыйнварыннан кергән, аерым нигезләмәләренә башка)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International