2016 елның 18 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә, Россия Федерациясе Дәүләт думасы җиденче чакырылышына сайлаулар узачак. Сайлаулар яңа канун нормалары шулай ук башка норматив хокукый актлары нигезендә узачак.
Бу көнне Россия Федерациясе гражданнары биш елга түбән палатасының 450 депутатын сайлыячаклар
Илле процент депутатлар корпусы – 225 кеше –бер мандатлы сайлау округлары буенча (бер депутат бер округ), Россия Федерациясе субъектлары белән ясалган округ буенча сайланачак.
Икенче яртысы – федераль сайлау округы, Рәссәйнең барлык территориясе катнашкан сайлаучыларның тавыш саны буенча пропорциональ рәвештә партияләрнең кандидатлар исемлеге буенча бирелгән тавышлар санынын исәпләнәячәк.
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия" партиясең республика төркеме исемлеген җитәкләде.